Музейлар – халкым тарихы

  • 28 сентября, 2020

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул. Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә балаларда туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.

Безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә «Туган якны өйрәнү» музее эшәп килә. Аңа 2000 нче елда уку елында нигез салынды.

Музейның төп максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тормыш-көнкүреш предметларына, кием-салымнарына, аның мәдәниятенә караган документлар җыю, музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

 Безнең музейда шактый экспонат  бар. Бу әйберләр бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.Күп кенә экспонатларны укучының  әби-бабайларыннан сорашып үзләре алып килделәр.

«Туган якны өйрәнү» музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Безнең музей балаларда гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрдә дә зур кызыксыну уята. Балалар өчен мондагы экспонатлар яңа әйбер булса, олылар өчен якты хатирәләр… Алар тәэсирләнеп, балачакларына, яшьлекләренә кире кайткан кебек хис итүләрен сөйлиләр.

Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән милли киемнәр теккәннәр. Кышкы озын төннәрдә кызлар, яшь киленнәр аулак өйләрдә кич утырып йон эрләгәннәр, оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Өрсәң очып китәрдәй мамык шәлләр бәйләргә дә оста булганнар. Өйне бизәү өчен төрле бизәкләр төшереп ефәк җепләр белән ашъяулыклар, сөлге-тастымаллар, намазлык, аяк чолгаулары чиккәннәр.

Безнең музейда да борынгы татар хатын-кызларының һәм ир-егетләренең киемнәре бар. Шулар белән беррәттән чигелгән калфак, кә­ләпүш, милли бизәкләр төшерелгән читек, чүәкләр урын алган. Чигелгән, тукылган сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар күз явын алып торалар. Сабантуйлары, никах туйлары һәм башка милли бәйрәмнәр хатын-кызларыбызның күңел җылысын, күз нурын сеңдергән сөлгеләрдән башка узмаган. Буыннан-буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалса да, аларның матурлыгы саклана. Бу сөлгеләр үзләренең күңелгә ятышлы матур төсләре белән безнең көнкүрешебезне бизәп торалар.

Музейда: самовар, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, күмер кыскычы, комганнар, чуен, чүлмәк һәм башка табак-савытлар, үтүкләр кебек көнкүреш әйберләре урын алган.

Туку станогы элементлары, эш кораллары да кешеләрдә зур кызыксыну уята. Бигрәк тә балалар бакчасы балалары, башлангыч сыйныф балаларында сораулар күп туа, музей экспонатларын тотып карыйсылары килә. Үткәннәребез турында сөйләгәндә аларның күзләрендә очкыннар кабына. Димәк, безнең ата-бабаларыбыздан калган мирас буыннан буынга күчәр, югалмас.

«Туган якны өйрәнү» музеенда түбәндәге экспозицияләр эшли:

 татар халкының көнкүреш әйберләре;

 эш кораллары;

 милли киемнәр;

 сәнгатьле чигү, тегү .

          Мәктәп балалар бакчасы, мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар безнең хөрмәтле кунакларыбыз.

Анда тупланган экспонатлар, материаллар ярдәмендә укучыларны актив эшчәнлеккә юнәлтеп, аларның күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чара үткәрергә була. Музей предметлары җансыз әйбер генә булып калмый, татар халкының милли бәйрәмнәрендә экспонатлар балаларга гына түгел, авып халкына да күрсәтелә. Киләчәктә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, музей эшен тагын да киңәйтергә, аның фондын баетырга уйлыйбыз. Халык тормышын, көнкүрешен тирәнрәк өйрәнү максатыннан түбәндәге темалар буенча эзләнү-тикшерү эшләре алып барыла:

— Әби-бабаларыбызның тамырлары, үткәннәре.

— Борынгы кешеләр ничек дәваланганнар?

— Крестьян өе, җир эшкәртү, мал-туар асрау һ.б. һөнәрләр. 

— Идел буе халыкларының кием – салымнары.

Музейның матди – техник базасын булдыру өстендә эшлибез.